Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре массакүләм тикшерүләр үткәрде

Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә Волжская урамында исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне ачыклау буенча массакүләм тикшерүләр үткәрде.

Машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерүләр үткәрү кысаларында юл-патруль хезмәте инспекторлары 50 машина туктаткан.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча:
юл хәрәкәте кагыйдәләрен 13 тапкыр бозу очраклары ачыкланган, шулардан: берәү бөтенләй машина йөртү хокукыннан башка гына транспорт чарасы белән идарә иткән; бер шофер баласын махсус җайланмадан башка утырткан; өч автомобиль йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән; өч машина йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итү хокукына документлары булмаган; өч кеше автомобильне иминият полисыннан башка идарә иткән.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә өнди ❗ ❗

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев