Яшел Үзән бар яктан да алда, ә юл иминлеге буенча иң артта
Район бюджетыннан өстәмә рәвештә юл чокырлары ремонтына – 4,5 млн.сум, 11 юл һәм өч тротуар төзекләндерүгә 52 млн.сум бүлеп бирелгән
Күчмә утырыш
Яшел Үзән районында юл челтәренең озынлыгы 1522 чакрым тәшкил итә. 2023 елда аларны ремонтлауга һәм карап тотуга
1 млрд. сум юнәлтелгән.
Район автоюлларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләсе өстенлекле һәм башкарма комитет белән ЮХИДИ бүлегенең даими игътибарында торса да, Яшел Үзән районы ТР Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясе утырышында тәнкыйтькә алынды.
– Күп күрсәткечләр буенча Зеленодольск авангардта, монда карарга да, башка муниципаль берәмлекләргә өйрәнергә дә күп нәрсә бар. Башлык командасы инвестицияләр җәлеп итү, хуҗалыкның төрле тармакларын үстерү буенча яхшы эшли. Әмма юл хәрәкәтен оештыру ягыннан сез иң начарларның берсе, – диде ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гафаров.
Яшел Үзәндә узган бу күчмә утырышта ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
2023 елның алты аенда республикабызда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән. Яшел Үзән районында киресенчә – арткан. Болар турында чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Старостин билгеләгәнчә, кызганычка, бездә юл-транспорт күрсәткечләренең артуы күзәтелә.
– Без юллардагы хәрәкәт иминлеген игътибардан һәм үзебездән җаваплылыкны төшермибез, – дип сөйли ул. – Юл-транспорт вакыйгалары нигездә машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуларыннан, әйтик, тизлек режимын сакламаудан һәм каршы як юл полосасына чыгулар нәтиҗәсендә чыкты. Шул ук вакытта кеше үлеменә китергән 2 очракта автомобиль йөртүчеләр руль артында йоклап киткән. Фаҗигаләрнең күбесе башка төбәкләрдә яшәүчеләр гаебе белән чыкса да, безнең яктан җаваплылыкны киметми һәм без аны яхшы аңлыйбыз. Моның буенча эшне көчәйтү буенча күрсәтмәләр дә бирелде.
Шамил Гафаров юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләсендә сан түгел, сыйфатның мөһим булуына басым ясый. Республика юлларында, моңа кадәр күрелмәгәнчә, төзелеш бумы бара һәм ул башка субъектларның төшенә дә керми, димәк, иминлек тә артырга тиеш дигән сүз бу. Ә инде безнең районда тәнкыйтьләнгән юл хәрәкәте иминлеген хәл итүдәге кайбер мәсьәләләрдә Хөкүмәт комиссиясенең ярдәме таләп ителә.
Әйтик, Яшел Үзән районының күрсәткечләрендә даими рәвештә кире чагылыш тапкан Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында хәзер киеренкелек көчле, анда кеше үлемнәренә китергән юл-транспорт фаҗигаләре еш чыга (9 һәлак булучының 3есе шуннан). Шуңа бәйле рәвештә аны дүрт полосалы итеп ясарга кирәк. Шуларга өстәп, әлеге юл яктыртылмаган һәм мобиль элемтә юк. Авария чыкса, зыян күрүчеләр ашыгыч ярдәм дә, автоинспекторларны да чакырта алмый. Болардан тыш, туристлар яратып йөри торган Зөя утрау-каласына керә торган юлның яктыртылмаган булуы аварияләр чыгуга сәбәп булып тора.
Александр Старостин тәкъдим иткән юл инфраструктурасын үстерү планын гамәлгә ашыруда финанслар таләп ителә. Әйтик, Столичная урамы, Сафоново авылыннан шәһәр стеласына кадәр юлны киңәйтү һәм Яшел Үзән стеласыннан А295 Йошкар-Ола – Яшел Үзәнгә, «Магнит» тарату үзәге районында М7-Волга юлына кадәр әйләнеш юлын төзү.
Утырышта билгеләгәнчә, нәтиҗәләр ясау өчен 5 еллык статистиканы чагыштырып карарга, массакүләм мәгълүмат чаралары белән актив элемтә тотарга кирәк. «Реаль эшләр башкару өчен юл-транспорт фаҗигаләрендә гомерләре өзелгән кешеләрне җирләүләргә ешрак йөрегез», – дигән фикерен дә җиткерде Шамил Гафаров.
Балалар катнашында чыга торган юл фаҗигаләре дә тынычланырга бирми. Шулай ук исерек хәлдә йөрүләр, көн кыскарганда җәяүлеләрне бәрдерүләр дә кисәтү эшләрен нык көчәйтүне таләп итә.
Иминлек темасы турында сөйлибез икән, яшәүчеләрнең үзләренә мөрәҗәгать итеп, нәтиҗә ясасыннар иде диясе килә, моңа кадәр булмаганча, хәзерге вакытта ничәмә-ничә чакрым юллар төзекләндерелде. Болар автомобильчеләргә лихачланыр өчен түгел, йөрергә уңайлы булсын, юл фаҗигаләрен киметү өчен эшләнә. Әмма юлга чыксаң, күрмәгәнеңне күрәсең: «зебра»ларда туктап тору түгел, тизлекне дә киметмиләр, юл билгеләрен «күрмиләр», узышка чыккандай йөриләр.
Өстәвенә, җәяүлеләр белән машина йөртүчеләр арасында үзара хөрмәт булмау җанны үрти. Мисал өчен Октябрьская урамын алыйк, менә анда чын хаос хакимлек итә: җәяүлеләргә сан юк, просто тиешле урында да туктамыйлар и все!
Хәзер һәр юл чатына автоинспекторлар экипажын чыгарып булмый бит инде. Кызганычка, аларның да санын киметтеләр. Бөтен юлны контрольдә тотарга просто физик яктан мөмкинлекләре юк, чөнки хезмәткәрләр юк. Алмашка видеокамералар килсә дә, безнең халык әлегә аларны санга сукмый. Автомобильчеләрне бары кизү торган экипаж гына аз-маз куркыта. Шуңа да, хөрмәтле автомобильчеләр, имин йөрер өчен бездә шартлар бар, кыенлыкларны үзебез тудырабыз һәм кадер белмәү аркасында республика каршында йөз кызартабыз. Әйдәгез, гаепне үзебездән эзлик тә, әкренрәк йөрик. Әкрен барсаң, тизрәк барып җитәрсең дип юкка әйтмәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев