Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Гыйнварның тугыз көне

Гыйнварның озын яллары, гадәттә, фаҗигаләрсез генә узып китми. Тревога буенча ашыгыч хезмәтләрне чакыртулар берничә тапкыр арта.

Янгынга каршы хезмәт узган тугыз тәүлек эчендә чакыру буенча 20 тапкыр вакыйга урынына бара. Шуларның алтысы ялган чакыру булса да, калган очракларда ярдәмнең төрлесе таләп ителә. Җиде очракта, мәсәлән, коткаручылар халыкка ашыгыч медицина һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә ярдәм күрсәтә. Кагыйдә буларак, өлкән яшьтәге әти-әниләренә шалтырата, яисә фатирларына эләгә алмаучылар тревога күтәрә.

Әйтик, 1 гыйнварда янгын сүнде рүчеләргә өч тапкыр фатир ишекләрен ачарга туры килә. Шәһәр читендәге 14нче йорт фатирының берсендә өлкән яшьтәге иргә инсульт була, ишекне үзе ача алмый. Норкин урамындагы 1нче йортта ванна бүлмәсендә егылып, үзе тора алмаган 91 яшьлек әбигә дә коткаручылар ярдәме таләп ителә. Васильевоның Лагерная урамында яшәүче параличланган өлкән яшьтәге ханым янына да коткаручылардан башка эләгү мөмкин булмый.

Төзүчеләр проспектындагы 32нче йорттан бик зур авырлыктагы авыруны медикларга госпитализацияләргә дә безнең коткаручылар булыша. 9 гыйнварда полиция хезмәткәрләренә Татарстан урамындагы 21нче йорт ишеген ачуда булышырга туры килә. Нәтиҗәдә, фатир хуҗасының вафат булуы ачыклана. Гагарин урамындагы 2нче йортта өлкән хуҗабикә исән-сау, әмма инсульт аркасында хәрәкәтсезләнгән була.
9 көн эчендә Яшел Үзән районында 4 янгын чыга. 4 гыйнварда Васильевоның Татарстан урамындагы 3нче йорт эчендә урнашкан мунчаның беренче һәм икенче катлары арасында түшәм япмасы яна.
8 гыйнварда Ореховкада, электр үткәргече төзек булмау сәбәпле, йорт яна. Гомуми мәйданы 80 квадрат метр тәшкил итә. Тагын ике янгын
9 гыйн варда була. Грузинка бистәсендә җылыту миче төзек булмау сәбәпле, мунчадагы түшәм һәм диварлар яна.

Ә менә Осиново бистәсендә җитдиерәк янгын чыга. Монда аяусыз ут 107 кв. метр мәйданлы йорт каралтыларын тулысынча юк итә дә куя. Янгын вакытында хуҗаларга ярдәмгә шунда ук күрше йортларда яшәүчеләр җыела. Алар утны сүндерер өчен көрәкләр белән кар ыргыта, шланглар сузып, мөмкин булганча су сиптерә.

Бу фаҗигане юкка чыгаруга Казаннан, Васильеводан, Яңа Турадан, Яшел Үзәннән янгын сүндерү бүлекчәләре җәлеп ителә. Әмма биредә янгын гид рант лары булмау проблема тудыра. Суга М-7 федераль трассасындагы «КамАЗ Центр» территориясендә урнашкан янгын гидрантына барырга туры килә. Шуңа да карамастан, утны җиңәләр. Янгынның сәбәбе – ут эшләрен башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу. Бер кеше зыян күрә. Аны II дәрәҗәдәге пешүләр белән Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә озаталар.

– Тулаем алганда, хәлне тотрыклы дип тасвирларга була, – дип шәрехли 8нче янгын сүндерү һәм коткару отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин. – 2021елның шул чорында 8 янгын теркәлгән иде, бу, быелгы белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Шулай ук, былтыр бер кеше – Норлат авылында яшәүче 68 яшьлек ир-ат янгында һәлак булды. Быел кешеләр үлеменнән котылып кала алдык. Әмма бу үз-үзеңне тынычландыру өчен сәбәп түгел. Яшел Үзән янгын сүндерү бүлекчәләре даими рәвештә хәрби әзерлектә. Кешеләр үзләре дә куркынычсызлык чара лары турында истә тотсалар, үз хуҗалык ларын күзәтеп, җаваплы һәм уяу торсалар, янгыннар азрак булачак.

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре шәһәр һәм район халкын бик сак һәм уяу булырга чакыра. Электр үткәр гечләр, җылылык приборлары, мичләр – болар барысы да зур игътибар таләп итә. Кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз! Иминлек максатларында үз йортларыгызда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар янгын чыккан очракта куркыныч янау турында вакытында сигнал бирәчәк.
Үзегезне һәм якыннарыгызны сак лагыз!

Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев