Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчкән килеш юлга чыгу – җинаять

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлек кулланып транспорт чарасы руле артына утырып чыгучыларны ачыклау өчен махсус рейдларга чыга.

Мондый тикшерүләр күптән даимилек алган. Чөнки башка кешеләрне хөрмәт итмәүчеләргә һәм куркыныч тудыручыларга карата хәзер кискен көрәш ачарга һәм аларга юл куймаска кирәк. Кызганычка, алкоголь коллары юлларда еш очрап тора шул.

Автомобильче И.М.Урусовны да инс пекторлар, әлбәттә инде, тиктомалдан туктатмый. Шикләнеп тикшерергә булалар. Шикләре аклана. Бу гражданинга карата РФ КоАП нигезендә беркетмә төзелә һәм материаллары судка юнәлтелә.

Суд карарын озак көтәргә туры килми. Җәмәгать судьясы бу авто мобильченең элек административ җаваплылыкка тартылмавын исәпкә алып, аны ел ярым срокка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә. Ә инде 30 мең сум штраф, гадәттә, андыйларның һәркайсына билгеләнә.

Шуңа күрә, әгәр дә исерткеч эчемлек кулланган килеш транспорт чарасы иярләргә теләсәгез, башта бик әйбәтләп уйлагыз. Икешәр елга кадәр хокуктан мәхрүм ителүгә караганда, эчүдән тыелып тору өстенлеклерәк бит.

Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев