Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 51 җинаять теркәлгән. Шуларның 44е – шәһәрдә, 7се районда булган. 34 җинаять ачылган

31е – «кайнар эздән». 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 талау, 27 урлау, 14 мошенниклык булган.

Үз йорты ишегалдында баш мие җәрәхәте белән 61 яшьлек ир табылган. Аны дәваханәнең реанимация бүлегенә китергәннәр. Хәзер әлеге очрак буенча тикшерү алып барыла.
Сәйдәшев урамында 17 яшьлек кызның телефонын талап алган, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 43 яшьлек хатын-кыз тоткарланган.
Әйшәдә кибет янында 21 яшьлек кызның телефонын талап алганнар. Моның буенча 23 яшьлек әйшәле шик астына алынган.
Кызыл Ярда яшәүче 59 яшьлек ир ялган банк хезмәткәре шалтыратуына ышанып, банк исәп-хисабыннан 43 мең сум акчасын алдырган.
32 яшьлек ир берничә кешене «Авито» сайты аша Кырымда фатир арендага биреп торам дип, Санкт-Петербургта яшәүчене – 20 мең сумга, Ставропольдә яшәүчене 6 мең сумга алдаган. Бу кеше шулай ук Сочи, Туапсе, Краснодар, Севастополь шәһәрләрендә дә фатир арендалау белән 7 кешене ялганлап, аларның шактый гына суммада акчаларын үзләштергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев