Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 51 җинаять теркәлгән. Шуларның 34е – шәһәрдә, 17се районда булган

30 җинаять ачылган, 28е – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 көчләү, 4 талау, 22 урлау, 14 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт теркәлгән.

Васильевоның «Союзхимпроект» бакчачылык җәмгыятендә беркайда да эшләмәүче һәм элек хөкемдә булган 31 яшьлек казанлы 57 яшьлек бомжны үтергәнче кыйнаган.

49 яшьлек ир хәбәр итүенчә, Успенка авылында аны кыйнап, 46 мең сумлык телефонын талап алганнар һәм мобиль банк аша 2500 сум акчасын урлаганнар.

Моны Красницкий бистәсендә яшәүче 21 яшьлек егет кылганлыгы билгеле булган.
34 яшьлек яшел үзәнленең квартиры балконы тәрәзәсен ватып кереп, аннан 20 мең сум акча урлап чыкканнар. Моны 15 һәм 16 яшьлек ике яшүсмер кыз кылган. Аларның берсе – мәктәптә, икенчесе училищеда укый.

Бело-Безводное авылында яшәүче 42 яшьлек ир санкцияләнмәгән кредит алуны туктату кирәклеген тәкъдим итүчеләргә ышанып, 850000 сум акчасыннан колак каккан.

Тикшерүләр барышында Яшел Үзәннең Липовая урамында 53 яшьлек ирдә – 1,28 грамм, 23 яшьлек ир-атта 41,3 грамм наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев