Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 50 җинаять теркәлгән

Шуларның 36сы – шәһәрдә, 14е районда булган. 14 җинаять ачылган, 13е – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 көчләү, 1 һөҗүм итү, 24 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 20 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак булган.

Татарстан урамында 24 яшьлек хатын-кызга һөҗүм ясала. Бер ир-ат пычак белән куркытып, аның 2300 сум акчасын тартып алмакчы була. Моның буенча беркайда да эшләмәүче 52 яшьлек ир-ат тоткарлана.
Королев урамындагы кафеның ишек пыяласын ватып кереп, аннан 2768 сум акча урлап чыкканнар. Моны 16 яшьлек яшел үзәнле кылган.
33 яшьлек яшел үзәнле фонд биржасы аша табыш алу нияте белән билгесез затка, онлайн-кушымта аша, 854126 сум күчергән. Әмма шуның белән акчасыз да калган.
Яшел Үзәннең Ветровая урамында торган 43 яшьлек васильеволының «Шкода Октавиа» автомобилен урлап алып киткәннәр. Моны беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 46 яшьлек ир кылган.
Яшел Үзәннең Столичная урамында хокук сакчылары беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган казан кешесе йөртүендәге «Рено Логан» автомобилен туктаткан. Аның пассажиры – 31 яшьлек казанлыда наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев