Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 47 җинаять теркәлгән. Шуларның 32се – шәһәрдә, 15е районда булган. 20 җинаять ачылган

16сы – «кайнар эздән». 1 үтерү, 4 алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 3 талау, 20 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 8 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.

Осиновода яшәүче 19 яшьлек егет бер исерекнең рюкзагын талап алган. Күпмедер вакыттан соң аны ул полициягә үзе китереп биргән. Сумкада булган телефон һәм 5 мең сум акчага да кагылмаган.
Комсомольская урамында 48 яшьлек ирнең кроссовкиен талап алганнар. Моны 41 яшьлек яшел үзәнле кылган.
19 июньдә 14 сәгатьтә Карамалы Тау бистәсе урта мәктәбенең электрон почтасына бинада бомба куелу һәм 3 млн. сум акча таләп ителгән хәбәр килеп ирешкән. Бәхеткә, тикшерү барышында мәктәп бинасында шартлаткыч әйберләр табылмаган.
Васильевода 59 яшьлек хатын-кыз яшәгән йорттан, үзе эчке эшләр бүлегенең махсус приемнигында чагында суыткычын һәм батареяларын кисеп алып чыгып киткәннәр. Моның буенча 41 яшьлек васильеволы шик астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев