Эчке эшләр бүлегендә 41 җинаять теркәлгән. Шуларның 24е –шәһәрдә, 17се районда булган. 29 җинаять ачылган
25е – «кайнар эздән». 3 талау, 18 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 5 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 факт булган.
Осиново бистәсендәге Җиңүнең 40 еллыгы урамында иртәнге якта 60 яшьлек хатынның сумкасын талап алганнар. Сумкасында акчасы, банк картасы, документлары булган. Моны Осиновода яшәүче Ульяновскида теркәлгән 28 яшьлек ир кылган.
Яшел Үзәннең Столичная урамындагы кибетнең сәүдә залыннан билгесез кеше электр пычкысы урлаган. Нәтиҗәдә, сәүдә ноктасына 13 мең сумнан артык зыян китерелгән.
Карамалы Тауда яшәүче 34 яшьлек иргә сайт аша Түбән Новгород шәһәреннән Казанга бару тәкъдиме ясап алдаганнар. Аның 93 мең сумнан артык акчасы ялганчылар кулына күчкән.
Шәхесләре ачыкланмаган затлар 40 яшьлек яшел үзәнленең картасыннан билгесез юл белән 50 мең сумга якын акчасын алган.
41 яшьлек осиноволы банк инвестицияләре буенча брокер хезмәтләре алу нияте белән сайт аша ялганчылар кармагына эләгеп, 80 мең сумнан артык акчасын югалткан.
Яшел Үзәндә яшәүче 53 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, төнлә Комаров урамыннан аның «ВАЗ-21110» автомобилен урлап киткәннәр. Аңа 100 мең сумлык зыян китерелгән. Моны Карамалы Тауда яшәүче, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 20 яшьлек егет кылган.
Новониколаевский авылының Үзәк урамында беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 39 яшьлек казанлыдан марихуана табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев