Эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән. Шуларның 32се – шәһәрдә, 7се районда булган. 31 җинаять ачылган
21е – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 1 талау, 15 урлау, 9 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт теркәлгән.
Гагарин урамында алкогольле эчемлек кулланган элек хөкемдә булган ике ир-ат арасында ызгыш чыгу нәтиҗәсендә, шуларның 51 яшьлеге 40 яшьлегенең корсагына пычак кадаган. Җәрәхәтләнүче үзәк район дәваханәсендә үлгән.
Ызгыш-бәхәсләр, гадәттә, эчкечелек аркасында чыга. Гагарин урамында беркайда да эшләмәүче 24 яшьлек ир 32 яшьлек шешәдәшенең башын тимер торба белән төйгән. Нәтиҗәдә, баш мие җәрәхәтләнгән, баш сөяге чәрдәкләнгән ирне дәваханәгә алып киткәннәр.
Васильевода яшәүче 24 яшьлек хатын-кызга банк хезмәткәре дип шалтыратканнар да, картасыннан 120 785 сум акчасын алганнар.
Рогачев урамында «Фольксваген Поло» автомобилен тикшергән вакытта, анда 28 яшьлек хатын-кыздан 0,94 грамм наркотик матдә табып алынган.
Столичная урамындагы йорт янындагы урманлыкта, яшерен урыннан наркотик матдә алганда, 31 яшьлек ир тотылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев