Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән. Шуларның 28е – шәһәрдә, 11е районда булган

16 җинаять ачылган. 15е – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 2 талау, 23 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 6 мошенниклык теркәлгән.

Королев урамында квартир ишегенең ачык булуыннан файдаланып, аннан 45 яшьлек хатын-кызның 5300 сум акчасы урланган. Моны элек хөкемдә булган 19 яшьлек егет кылган.

Яшел Үзәннең Алтай урамыннан 28 яшьлек хатын-кыз 38 яшьлек ирнең «Лада Ларгус» автомобилен урлап алып киткән һәм ДТП чыгарган.

Украинская урамындагы төзелеш барган территория дән 40 данә торба урланып, 43860 сумлык зыян китерелгән. Моның буенча элек хөкемдә булган 57 һәм 50 яшьлек ике ир-ат тотылган.

Социаль челтәр аша сәүдә платформасында өстәмә акча эшләү тәкъдиме белән билгесез затлар 49 яшьлек яшел үзәнлене алдаган. Нәтиҗәдә, ялганга ышанган бу хатын-кыз, 999115 сум акчасын югалткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев