Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән. Шуларның 21е – шәһәрдә, 18е районда булган

11 җинаять ачылган. 11е – «кайнар эздән». 1 көчләү, 2 талау, 24 урлау, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 җинаять теркәлгән.

Столичная урамындагы кибеттән товар урланган. Моның буенча 35 яшьлек яшел үзәнлене шик астына алганнар.
Комаров урамындагы сәүдә ноктасыннан 3 мең сумлык җылылык пушкасын урлауда 16 һәм 22 яшьлек яшел үзәнлеләр гаепләнә.
Яшел Үзәндә яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз сайт аша балалар коляскасы сатып алмакчы булган. Әмма ул мошенниклар кармагына эләгеп, банк картасыннан 15 мең сумын алдырган.
Хокук сакчылары «күзәтү» операциясе барышында Васильевоның Ленин урамында 33 яшьлек Казанда яшәүчене тоткарлаган. Тикшергәндә аңардан наркотик матдә салынган төргәк табып алынган.
Яшел Үзәндә яшәүче 53 яшьлек хатын-кыз сайт аша акчасын инвестицияләүне тәкъдим итүчеләргә ышанып, брокер торгларында катнашуга 11220 сум күчергән. Аннан соң 500000 сум күләмендә кредит алып, банк аша билгесез затлар исәп-хисабына күчереп, бөтен акчасыннан язган. Аңа 554032,80 сумлык зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев