Эчке эшләр бүлегендә 36 җинаять теркәлгән. Шуларның 27се – шәһәрдә, 9ы районда булган
21 җинаять ачылган. 15е – «кайнар эздән». 1 үтерү, 3 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 12 урлау, 10 мошенниклык очрагы һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт теркәлгән.
- Яшел Үзәннең бер йорт подъездында, шушында яшәгән, беркайда да эшләмәгән, элек хөкемдә булган, күкрәгенә һәм корсагына пычак кадалган 40 яшьлек ир мәете табылган. Моның буенча тикшерү эшләре алып барыла.
- Ленин урамындагы бер йорт фатирында, төнге берләр тирәсендә, салкын корал белән канлы аңлашу булган. 61 яшьлек яшел үзәнле 43 яшьлек ирнең күкрәгенә һәм корсагына пычак кадаган. Пычак зыян күрүченең бавыры белән диафрагмасына кадәр үтеп кергән.
- 54 яшьлек хатын-кыз мәетен ярган вакытта, аның баш мие җәрәхәтеннән, баш миенә кан савудан, кабыргалары сынудан үлгәнлеге ачыкланган. Тикшерү барышында аның озак вакыт спиртлы эчемлек кулланганлыгы, эпилепсия өянәгеннән интеккәнлеге, әмма медицина ярдәме сорап мәрәҗәгать итмәве беленгән. Җинаять эше криминоген үлем булу-булмауны белү өчен ачылган һәм шуңа ярашлы кабат экспертиза ясалачак.
- Яңа Турада урнашкан бер ширкәт складыннан наушниклар һәм сәгатьләр урланып, 139156,37 сумлык зыян китерелгән.
- 29 яшьлек яшел үзәнле микрофинанс оешмасыннан, ялган паспорт кулланып, 27938 сум кредит алган.
- Осиновода яшәүче 44 яшьлек ир, финанс биржасында сәүдә итү тәкъдименә ышанып, 121000 сум акчасын махсус сайт аша мошенниклар исәбенә күчергән.
- Королев урамында беркайда да эшләмәүче 28 яшьлек ирдә наркотик матдә табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев