Эчке эшләр бүлегендә 35 җинаять теркәлгән. Шуларның 26сы – шәһәрдә, 9ы районда булган
13 җинаять ачылган. 12се – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 3 талау, 13 урлау, 2 тапкыр транспорт чарасын урлап алып китү, 10 мошенниклык факты һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 җинаять теркәлгән.
Дәваханәгә күкрәгенә пычак кадалган 63 яшьлек казанлыны китергәннәр. Пычакны ул исерек хәлдә, хатыны белән ачуланышканнан соң, үзенә-үзе кадаган.
Солнечная урамында 42 яшьлек иргә һөҗүм ясалган, билгесез зат акча таләп иткән. Телефоны талап алынган. Моны 25 яшьлек яшел үзәнле кылганлыгы ачыкланган.
27 яшьлек ир хәбәр итүенчә, билгесез зат Карамалы Тау авыл җирлегенең Секерка елгасындагы причал пантоны элементын урлап, 400000 сумлык зыян китергән.
Билгесез кеше 29 яшьлек яшел үзәнленең банк картасыннан 57437 сум акчасын урлаган.
«Свияга» шәһәр чите клубы территориясеннән
41 яшьлек васильеволының «ГАЗ-3221» автомобилен урлап алып киткәннәр. Моны беркайда да эшләмәүче Протопоповкада яшәүче 21 яшьлек егет кылган.
Белинский урамында 49 яшьлек хатын-кыз тоткарланган. Аның телефонында наркотик салынган тайник урыны күрсәтелгән хәбәр табылган. Шушы хәбәр буенча тайниктан 1,14 грамм наркотиклы төргәк табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев