Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 35 җинаять теркәлгән. Шуларның 24е – шәһәрдә, 11е районда булган

20 җинаять ачылган, 14е – «кайнар эздән». 1 талау, 23 урлау, 1 транспорт чарасын алып китү, 6 мошенниклык булган.

Фрунзе урамындагы сәүдә ноктасыннан 2 мең сумга якын товар урлауда Карамалы Тауда яшәүче 32 яшьлек ир шик астына алынган.
Билгесез зат электрон почта аша Зөя утравындагы урта мәктәпкә куркыныч янау турында ялган хәбәр тараткан. Әлеге кешенең шәхесе ачыклана.
Заикин урамындагы кибеттән 1 мең сумнан артык товар урлаган 37 яшьлек ир тотылган.
61 яшьлек васильеволының банк картасыннан 13 мең сум акча урлану буенча Әлмәттә яшәүче 29 һәм 23 яшьлек ир-атлар шик астына алынган.
45 яшьлек яшел үзәнле ялган банк хезмәткәрләренә ышанып, 500 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан.
Васильевода кибет янында 40 яшьлек иргә карата көч кулланып, аның 300 мең сумлык «Рено Логан» автомобилен тартып алганнар. Моның буенча 27 яшьлек васильеволы тоткарланган.
«Зөя» табигый тыюлыгында законсыз балык тоткан өчен 46 яшьлек васильеволы һәм 36 яшьлек Карамалы Тауда яшәүче тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев