Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 34 җинаять теркәлгән. Шуларның 27се – шәһәрдә, 7се районда булган. 23 җинаять ачылган

19ы – «кайнар эздән». 4 талау, 15 урлау, 6 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.

К.Маркс урамындагы йорт ишегалдында 52 яшьлек ирне кыйнап, телефонын һәм акчасын талаганнар. Моның буенча 26 һәм 36 яшьләр тирәсендәге ике ир-ат шик астына алынган. Хәзер видеокамералар язмалары буенча аларның шәхесләре ачыклана.
Паратская урамындагы кибеттән, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инс пекциясендә (ПДН) исәптә торучы, 15, 16, 17 яшьлек өч яшүсмер аракы урлаганда тотылган. Шушы ук яшүсмерләрнең шул ук урамдагы даруханә складыннан товар урлаулары беленгән.
63 яшьлек яшел үзәнлене билгесез затлар, сатып алган товарлар өчен компенсация бирү белән алдап, 3766000 сум акчасын урлаганнар.
67 яшьлек яшел үзәнле ялган банк хезмәткәрләренә ышанып, башта аларга терминал аша 71 мең сум акчасын күчергән. Аннан соң аңардан «мошенникларны тоту өчен» дип, 197000 сум кредит алдыртканнар. Кредит акчасын да ул ялганчыларга терминал аша үзе күчергән. Нәтиҗәдә аңа 268000 сумлык зыян китерелгән.
28 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, Д. атлы бер кеше 2019 елдан бирле әлеге вакытка кадәр аны ялганлап, 800 мең сумлык матди зыян китергән һәм аны балалары белән тору урынсыз калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев