Эчке эшләр бүлегендә 32 җинаять теркәлгән. Шуларның 22се – шәһәрдә, 10сы районда булган
20 җинаять ачылган. 13е – «кайнар эздән». 2 талау, 18 урлау, 6 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.
Б.Урманче урамында бергә спиртлы эчемлек кулланганнан соң 43 яшьлек яшел үзәнле Әлмәттә яшәүче 35 яшьлек ирнең 30 меңлек кәрәзле телефонын талап алган.
Әҗәлдәге терлекчелек комплексыннан 2 бозау урлаганнар. Зыян суммасы ачыклана.
Сафоново авылындагы ширкәт территориясеннән профнастил, тент урлап чыкканнар. Зыян суммасын һәм каракларны ачыклыйлар.
82 яшьлек яшел үзәнле ялган банк хезмәткәренә ышанып, исәп-хисабыннан 300000 сум акчасын алдырган. Ул, шулай ук, аздан гына 100 меңеннән дә колак какмый калган.
Васильевоның Гайдар урамында, беркайда да эшләмәүче 29 яшьлек Казанда яшәүче ирдә наркотик матдә табып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев