Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 31 җинаять теркәлгән. Шуларның 24е – шәһәрдә, 7се – ра йонда булган. 24 җинаять ачылган, 17се – кайнар эздән

18 урлау, 1 талау, 1 мошенниклык, 2 үтерү, наркотикларның законсыз әйләнешенең 2 очрагы теркәлгән.

31 һәм 33 яшьлек ике ир арасында низаг чыккан. Яшьрәге кул уйнатканнан соң, икенчесе кулына пычак алып, аның күкрәгенә кадаган.
Россия территориясендә теркәлмәгән 48 яшьлек Казахстан кешесе 39 яшьлек яшел үзәнленең эченә пычак кадый. Ике очракта да гомерләрен саклап калып булмый.

Банк карталарыннан акча салдыру һәм күчерү афералары, шулай ук, дәвам итә – беркатлылар җитәрлек. Хәзер кредит алып мошенникларның счетларына күчерү очраклары ешаеп бара. Нишләгәнегезне бераз уйлагыз инде, җәмәгать. Банкка барыр алдыннан, якыннарыгыздан кемгә дә булса шалтыратып, киңәшләшергә гадәтләнегез.
Төзүчеләр проспектында, беркайда да эшләмәүче 37 яшьлек яшел үзәнледән 0,2114 грамм мефед рон наркотик матдәсе алына. Ул элек тә хөкем ителгән булган.

22 яшьлек Яшел Үзән егетендә, Тургенев урамында урнашкан йорт янында, 0,45 грамм наркотик табыла. Беркайда да эшләмәүче, шундый юл белән акча табарга ниятләгән, күрәмсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев