Буран аркасында Татарстанның кайбер трассаларында йөк машиналарының хәрәкәтен чикләделәр
Көчле кар һәм буран аркасында Татарстанда берничә трассада автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен вакытлыча чикләделәр.
Татарстанның ДАИ хәбәр иткәнчә, әлеге исемлеккә 89-249 километр ераклыктагы «Казан - Оренбург», «Чистай - Түбән Кама» һәм «Алексеевск - Әлмәт» юллар участоклары эләкте.
Чикләүләр һава торышы яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак. Ведомствода проблемалар барлыкка килгәндә, 8(843)5333888 номеры буенча шалтыратырга киңәш итәләр.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев