Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бәла чыгарганчы тотылалар һәм җавап бирәләр

Юл иминлеге сагында торучылар, салмыш хәлдә руль артына утыручы автомобильче ләрне ачыклау максатыннан, планлы тикшерүләр һәрдаим уздырып тора. Чыкмаслар да иде, әгәр дә кагыйдә бозучылар булмаса.

Кызганычка, машина йөртүче ләр арасында, үзен генә түгел, ә башкалар иминлеген дә куркыныч астына куеп, спиртлы эчемлек кулланучылар бар. Монда сүз, әлбәттә инде, салмыш автомобильчеләр турында бара. Шуларның кайберләрен, андый-мондый хәл китереп чыгарганчы, ЮХИДИ хезмәткәрләре тотып өлгерә.

А.Т.Шәрәфетдинов йөртүендәге автомобильне дә алар шикләнеп туктата. Андый хәлдә тотылучыларга хокук сакчылары иң беренче чиратта берничә төрле тикшеренүне тәкъдим итеп карый. Әлбәттә, йөртүче алардан баш тарта ала, әмма, закон нигезендә, җаваплылыктан азат ителми.

А.Т.Шәрәфетдиновка беркетмә төзелгәч, эше җәмәгать судьяларына җибәрелә. Гаепләнүченең моңа кадәр җәлеп ителгәне булмаган. Нәтиҗәдә, судья аны машина йөртү хокукыннан 1ел 8 айга мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф сала.

Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев