Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бүген 17:29 сәгатьтә Васильево бистәсендә Яшьләр микрорайонында 12 яшьлек малай батып үлгән, дигән хәбәр килә

Урынга 153 нче номерлы ПСЧ хезмәткәрләре, ЮХИДИ үзәгенең Яшел Үзән участогы дәүләт инспекторлары чыга. Тиз арада 2 нче номерлы ЗПСО водолаз төркеме баланы эзләргә керешә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, алдан алынган мәгълүмат буенча, берничә яшүсмер Васильевода Сумка елгасы култыгына килә, анда биек ярны ныгыту өчен зур бетон плитәләр салынган була.

Малай бетон плитәгә төшеп баса, аннары ачыкланмаган сәбәп аркасында (бәлки, тигезлекне югалткандыр) суга егылып төшә. Янәшәдә ярдәм күрсәтә алырлык беркем дә булмый.

Бу урында Сумка елгасының тирәнлеге 3 метрга җитә.

Водолазлар баланың гәүдәсен тапкан, дип хәбәр ителә.

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Ходай аларга бу ачы хәсрәтне кичерергә сабырлыклар бирсен.

Су коену сезоны җитте, зинһар өчен сулыкларда сак булыгыз, балаларыгызны мөмкин булган куркыныч турында һәрвакыт кисәтеп торыгыз, ә иң мөһиме күз уңыннан ычкындырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев