Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер төндә өч автомобиль яна

Узган ял көннәрендә төнлә Яшел Үзәндә билгесез зат(лар) бер-бер артлы өч җиңел автомобильне яндырган.

Диспетчерлар бүлегенә иң беренче булып иртәнге өчләр ти рәсендә Яшел Үзәннең Комаров урамындагы 16нчы йорт янында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.

Анда «ВАЗ-2199» автомобиле кинәт яна башлый. Нәтиҗәдә, ут мизгел эчендә машинаның бөтен корпусын ялмап ала. Бу янгыннан соң 18 минут та узмый шушы ук Комаров урамындагы 8нче йорт янында «Мазда» автомобилендә янгын чыга. Бу машинаның алгы пассажир утыргычы һәм эчке яктан якынча 1,5 кв. метр мәйданда ишеге яна. Тагын ярты сәгатьтән соң Б.Урманче урамындагы 1нче йорт ишегалдында кызыл «Фолькс ваген»га ут каба. Бәхеткә, өченче авто барыннан да азрак зыян күрә, анда алгы пассажир утыргычына һәм 0,5 кв.метрда салон эченә зыян килә. Өч очракта да зыян күрүчеләр юк. Ут төртүчеләрне җинаять кылган урында тоту мөмкин булмый. Әмма, кеше машиналары яндырып, фейерверк ясаучыны тоткарлау бары вакыт эше генә булыр, мөгаен.

Хәзерге вакытта ут төртеп чит милеккә зыян салу фактлары буенча барлык материаллар тикшерү һәм гаеплеләрне ачыклау өчен Яшел Үзәннең эчке эшләр бүлегенә тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев