Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Баш тарту җәзадан азат итми

Хәзерге заманда автомобильләр бик күбәйде һәм алар һаман арта тора. Күбебезнең җәяүләп йөрисе килми. Әмма аз гына юлдан тайпылдыңмы, авария чыгасын көт тә тор. Шунда салмыш та булсаң, анысы икеләтә куркыныч.

ЮХИДИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утыруларны, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау максатыннан, планлы тикшерүләргә даими чыгып тора. Бик кызганыч, шиклеләр дә даими очрыйлар да, тоткарланалар да. Кайберләре эләгеп тә, үзләреннән аракы исе аңкып торып та, тикшеренүдән баш тарта. Әгәр син шикләнеп тоткарлангансың икән, гаебеңне таный да белергә кирәк. Әмма баш тартулар барыбер җәзадан азат итми.

Аларга берничә төрле тикшеренү тәкъдим ителгәч кенә РФ КоАПның 12.26нчы маддәсе буенча беркетмә төзелә. Кабат тотыла калса, җинаятьчегә тиңләшә. Җәмәгать судьясы карары катгый булырга мөмкин.

Машина йөртүче Г.И.Әхмәдуллинаны хокук сакчылары тикшерү барышында шикләнеп туктата. Әмма автоледи медицина тикшеренүеннән баш тарта. Әлбәттә инде, инспекторлар аңа административ беркетмә тутырып, бу эшне судка юнәлтә. Автомобильне махсус тукталышка илтеп куялар. Гаеп ләнүченең бу беренче гамәле, шуны истә тоткан җәмәгать
судьясы аны 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә. Закон буенча 30 мең сум штраф та билгеләнә.

Бу ханымга административ җәзасын үтәп бетерсә, икенче тапкыр андый юлга басмасын гына инде дип, теләк теләргә кала.
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев