Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Балалар автомобиль креслосы яшь пассажирның гомерен саклап калган

1 майда Яшел Үзән һәм Волжск шәһәрләрен әйләнеп үтүче юлның14нче чакрымында «Фольксваген поло» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыгып, «Лада Калина» белән бәрелешә. Шуннан соң «Лада»га «Субару Форестер» автомобиле килеп бәрелә. «Лада» автомобиле салонында 3 яшьлек бала да була.

Баланың дөрес сайланган балалар автокреслосында йөрүе аркасында гына, ә машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктергән булуы фаҗигадән саклап кала.

Дәүләт автоинспекциясе чираттагы тапкыр искә төшерә: балалар өчен махсус кресло – юл транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә балалар травматизмын һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Күп санлы тикшеренүләр нигезендә, транспорт чараларында балалар өчен махсус утыргычлар куллану алар арасында үлем-китемне 54% ка, имгәнүләрне 76% ка, авыр җәрәхәтләрне 92% ка киметергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе барлык ата-аналарны үз балаларының иминлегенә җитди карарга чакыра. Балалар өчен автокресло сатып алган вакытта экономияләнгән акчалар бала гомерен кире кайтармый. Исегездә тотыгыз: балалар-юл хәрәкәтендә иң якланмаган катнашучылары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев