Автомобильдә бала – иң кадерле пассажир
Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре төрле максаттагы рейдларны даими үткәреп тора.
Ә инде автомобильләрдә балаларны йөртү мәсьәләсенә алар аеруча игътибар белән карый. Менә шулай, 23 августта алар шәһәрнең Беренче Май урамына «Бала – төп пассажир» рейдына чыга.
Юлларда кинәт туктарга туры килгән очракта, автомобиль салонында булган бала җитди имгәнүләргә дучар ителергә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә, яшь пассажирны имин йөртү өчен балаларны тотып тору җайланмасыннан файдаланырга кирәк.
Әлеге максатчан рейд барышында дәүләт автоинс пекциясе хезмәткәрләре автомобильчеләргә бу мөһим кагыйдә турында искәртергә була. Анда полицейскийлар 8 тәртип бозу очрагын ачыклый, шулардан өчесендә балалар махсус утыргычларга утыртылмаган, ә бишесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. Рейд кысасында автиоинспекторлар балаларны йөрткән вакытта автокреслолар куллану кирәклеге турында машина йөртүчеләр белән аңлату әңгәмәләре дә үткәрә.
Очрактан файдаланып, шуны тагын бер кат искәртү комачауламас: машина йөртүчене балаларны махсус утыргычларда йөртергә административ җаваплылык түгел, ә иң кадерле әйбер – баланың гомерен югалту куркынычы мәҗбүр итәргә тиеш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев