Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1381 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 894е – шәһәрдән, 577се - районнан. 397 кешене госпитализацияләгәннәр. 293е – шәһәрдән, 104е – районнан.
Октябрьскийда пычак кадалган 46 яшьлек иргә медицина ярдәме күрсәтелгән. Аны Васильево хастаханәсенә китергәннәр.
Новониколаевскийда ире кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 39 яшьлек хатын-кызга ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Татарстан урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 41 яшьлек исерек ир-атка ярдәм күрсәткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев