Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1243 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 824е – шәһәрдән, 419ы – районнан. 393 кешене госпитализацияләгәннәр.
296сы – шәһәрдән, 97се – районнан.
Заикин урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие селкенгән 37 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
К.Маркс урамында бертуганы кыйнаган 47 яшьлек хатын-кыз янына медиклар чакыртылган.
Комаров урамында билгесез кешеләр кыйнаган 64 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны хирургиягә китергәннәр.
Ленин урамында 64 яшьлек хатын-кызны улы кыйнаган. Баш мие селкенгән һәм җәрәхәтләнгән зыян күрүчене травматологиягә алып килгәннәр.
Изображение с сайта Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев