Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1192 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 801е – шәһәрдән, 391е районнан булган. 442 кешене госпитализацияләгәннәр: 344е – шәһәрдән, 98е – районнан.

Медиклар Комаров урамында үз-үзенә җәрәхәтләр ясаган 43 яшьлек ир-ат янына чакыру алганнар. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Төзүчеләр проспектында ире кыйнап баш мие җәрәхәтләнгән 34 яшьлек хатын-кыз янына чакыру булган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Яшел Үзәндә танышы кыйнаган 39 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүчене алар дәваханәгә алып килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев