Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1168 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 776сы – шәһәрдән, 392се районнан булган. 429 кешене госпитализацияләгәннәр: 298е – шәһәрдән, 131е – районнан.
Гагарин урамында билгесез затлар кыйнаган 30 яшьлек ир-атка медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Татарстан урамында танышы кыйнаган 30 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән.
Паратская урамында 24 яшьлек егетнең күзенә билгесез зат ниндидер әйбер сиптергән. Күзенә зыян килгән егетне дәваханәгә алып килгәннәр.
Рус Наратлысы авылында 32 һәм 37 яшьлек ир-атлар сугышкан. Нәтиҗәдә берсенең – бармагы, икенчесенең кулбашы җәрәхәтләнгән. Аларны Норлат дәваханәсенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев