Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1086 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 345е – шәһәрдә, 741е районда булган. 480 кешене госпитализацияләгәннәр: 359ы – шәһәрдән, 121е – районнан.

Зөя утравының Елга вокзалында 34 яшьлек ирне билгесез затлар кыйнаган. Баш мие селкенгән исерек иргә медиклар ярдәм күрсәткән.

Осиновода танышлары кыйнаудан баш мие селкенгән һәм җәрәхәтләнгән 41 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Яшел Үзәннең Засорин урамында баш мие җәрәхәтләнгән 50 яшьлек иргә беренче ярдәм күрсәтелгән.

К.Маркс урамында күршесе кыйнаган 27 яшьлек авырлы хатын-кызга ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгән. Аны дәваханәгә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев