Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1053 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 696сы – шәһәрдән, 357се районнан булган. 396 кешене госпитализацияләгәннәр: 292се – шәһәрдән, 104е – районнан.
Королев урамында йортның икенче катыннан егылып төшеп имгәнгән 45 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Заикин урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 46 яшьлек ир-атка медицина ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Гоголь урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 34 яшьлек исерек ир-атка ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүчене травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев