Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1045 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 646сы – шәһәрдән, 299ы районнан булган. 353 кешене госпитализацияләгәннәр. 260ы – шәһәрдән, 153е – районнан.
Засорин урамында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән һәм селкенгән 34 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Чапаев урамында өйдәше кыйнап, баш мие селкенгән 39 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәткәннәр. Ул дәваханәгә барудан баш тарткан.
Заикин урамында билгесез кешеләр кулыннан зыян күргән 30 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәм күрсәткән. Аны травмпунктка алып килгәннәр.
Норлатның Мәктәп урамында туганы кыйнаган 47 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны Норлат дәваханәсенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев