Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1033 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 661е – шәһәрдән, 372се районнан булган. 308 кешене госпитализацияләгәннәр: 258е – шәһәрдән, 50се районнан.

Медикларны Комаров урамына билгесез затлар ботына пычак кадаган 45 яшьлек ир-ат янына чакыртып алганнар. Зыян күрүче хирургия бүлегенә китерелгән.

Загородная урамында кулбашына бертуган сеңлесе пычак кадаган 47 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.

Төзүчеләр проспектында билгесез сәбәпләр белән баш мие җәрәхәтләнгән, селкенгән 41 яшьлек исерек ир-атка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.

Фрунзе урамында кыйналып, баш мие селкенгән, җәрәхәтләнгән, борын сөяге сынган 37 яшьлек ир-атка ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүче дәваханәгә алып барганда ашыгыч ярдәм машинасыннан чыгып качкан.

Королев урамында өйдәше кыйнаудан баш мие селкенгән, җәрәхәтләнгән 41 яшьлек исерек хатын-кызны медиклар травмпунктка китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев