Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1005 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 657се – шәһәрдән, 348е районнан булган. 356 кешене дәваханәгә алып килгәннәр: 277се – шәһәрдән, 79ы – районнан.
Медиклар Ленин урамында муенына пычак кадалган 40 яшьлек исерек иргә ашыгыч ярдәм күрсәткән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Сәйдәшев урамында ире кыйнап, баш мие селкенгән 45 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән.
Ленин урамында күршеләр арасында ызгыш чыгу нәтиҗәсендә зыян күргән 56 яшьлек иргә, 21 яшьлек исерек кызга ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүчеләрне өйләрендә калдырганнар.
Столичная урамында улы кыйнаудан зыян күргән 70 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Комаров урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән исерек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев