Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре 1164 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 796сы – шәһәрдән, 368е районнан булган. 345 кешене госпитализацияләгәннәр: 254е – шәһәрдән, 91е – районнан.
Королев урамында корсагына пычак кадалган 34 яшьлек исерек ир-атка ашыгыч ярдәм таләп ителгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Яшел Үзәннең Ленин урамында кыйналган һәм баш миенә зыян килгән 37 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Гоголь урамында 73 яшьлек, Заикин урамында 45 яшьлек исерек һәм Комаров урамында 62 яшьлек ир-атлар озак вакыт салкында торып, тәннәрен өшеткән. Аларга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчеләр хирургия бүлегенә китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев