Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре 1110 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 734е – шәһәрдән, 376сы районнан булган. 387 кешене госпитализацияләгәннәр: 96сы – районнан, 291е – шәһәрдән.
Кече Кызыл урамында күршесе башына сугып җәрәхәтләгән 41 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.
Татарстан урамындагы кафе янында билгесез шартларда баш мие җәрәхәтләнгән 42 яшьлек исерек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Әмма ул медицина учреждениесенә барудан баш тарткан.
Медикларны Паратская урамында билгесез шартларда баш мие җәрәхәтләнгән 35 яшьлек ир-ат янына чакырт каннар. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев