Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре 1064 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 759ы – шәһәрдән, 305е районнан булган. 402 кешене госпитализацияләгәннәр: 305е – шәһәрдән, 97се – районнан.
Гагарин урамында ире кыйнаганнан соң баш мие селкенгән 34 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Аны травмпунктка китергәннәр.
Медикларны Столичная урамына, кулбашында пычак җәрәхәте булган, 33 яшьлек хатын-кыз янына чакыртканнар. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Гоголь урамында билгесез кеше муенына пычак кадаган геморрагик шок хәлендәге 56 яшьлек ир-атка медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.
Ленин урамында билгесез затлар кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 27 яшьлек ир-атка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев