Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станция се хезмәткәрләре 1034 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 727се – шәһәрдән, 307се районнан булган. 411 кешене госпитализацияләгәннәр: 290ы – шәһәрдән, 121е – районнан.
Медикларны Столичная урамына өйдәше кыйнаган 34 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыртканнар. Баш мие селкенгән, борын сөяге сынган зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.
Королев урамында билгесез кешеләр кыйнап, борын сөяге сынган 47 яшьлек ир-атка ярдәм күрсәтелгән.
Васильевоның Ленин урамында муены, кулбашы, аягы җәрәхәтләнгән 33 яшьлек ир-атка медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны Васильево дәваханәсенә илткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев