Алданулар һәм алдаулар...
кимеми эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлардан аңлашылганча, күп кенә мошенник лык очракларының, банк карталарыннан урлауларның һаман арта баруы күзгә ташлана.
Шуңа күрә, минем яисә тагын кемнең дә булса, остарганнан остара, шомарганнан шомара баручы ялганчылар корган тозакка эләкмәс дип әйтүе авыр. Алдакчыларның уйлап чыгару сәләтенә кайвакыт гаҗәпләнәсең, ә кайвакыт шундый «тапталган» капкынга эләгүчеләргә аптырап каласың.
Узган атнада гына, мәсәлән, яшел үзәнлеләр банк карталарыннан 130 мең сумнан артык акчасын алдырган. Сәбәпләре төрле: кемдер ялган кушымта аша кайсыдыр шәһәргә бару өчен алдан түләгән, кемдер ялган банк хезмәткәре тәкъдименә ышанган, кемдер банк картасын югалткан булган һәм башкалар. Атна саен шул бер «балык башы» дигәндәй. Болары полиция бүлегендә теркәлгәннәре генә әле. Ә хокук сакчыларына мөрәҗәгать итми калганнары күпмедер...
Мошенниклык очраклары белән дә шундый ук хәлләр даими күзәтелә. Соңгы вакытлардагы яңа алдау ысулның берсе – «Газпром инвестицияләре». Мәсәлән, 66 яшьлек яшел үзәнле инвестицияләү юлы белән табыш алу өчен 260164,82 сум акчасыннан колак каккан. Бу акчаларны ул үзе билгесез зат исәп-хисабына күчереп куйган. 53 яшьлек хатын-кыз өчен дә инвестицияләү табыш китерә алмаган. Ул 14948 сумын югалткан.
Социаль челтәрдә ставкалар куеп акча «эшләү» юлын сайлаган 37 яшьлек яшел үзәнлене дә ялганчылар төп башына утырткан. 35 мең сумының кай тарафларга «очуын» сизми дә калган.
Ә менә 52 яшьлек хатын-кызга банк тагы счетын ябу тәкъдиме ясап, аның шул ук банк картасындагы 65 мең сум акчасын алганнар да үз кесәләренә салып куйганнар.
Бушлай белдерүләр сайтлары аша алданучылар да һәрчак күп була. Бигрәк тә алам-сатам игъланнары белән кешеләрнең башын бутыйлар. 47 яшьлек хатын-кыз билгеле бер брендтагы товар сатучыга алданып, 28410 сум акчасын күчергән. Дөрес, бу очракта Казанда яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз шик астына алынган. Гаебе ачыкланса, җавап тотарга туры киләчәк.
Кыскасы, моның ише очраклар, югалткан акчалар турында бихисап күп язарга була. Исәпләп карасаң, санын әйтергә дә куркыныч. Шулай да, тагын бер «прикольный» очракны язмый калып булмый. Васильевоның Праздничная урамындагы бер кибеттә 70 яшьләр тирәсендәге бер ханым товар өчен 5 меңлек «Приколлар банкы билеты» белән алыш-биреш ясамакчы булган. Ярый әле сатучысы уенчык акчаны танып калган. Чумар иде алайса «растрата»га. Тик сатучылар зур суммалы купюраларны, гадәттә, тикшерми генә кабул итми, анысы да бар.
Менә шулай җәмәгать, акча бүген бар, иртәгә юк, дигәндәй. Безне һәр почмакта аферистлар сагалап тора, шуңа күрә ашыгыч карарлар кабул итмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев