Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Алданучысы булганда ялганчысы табыла

Яшел үзәнлеләр ялганчылар кармагына эләгүләрен дәвам итә.

Аеруча санкцияләнмәгән кредит алуны туктатуны тәкъдим итеп шалтырату очраклары күп. Соңыннан акчаларын югалткан кешеләргә полициягә мөрәҗәгать итәргә генә кала.

Узган атнада да охшаш очрак лар шактый теркәлгән. Әйтик, 37 яшьлек ир-ат картасыннан 1000070 сум акчасын алдырган. Ә 33 яшьлек хатын-кыз – 350 меңен. 31 яшьлек хатын-кыз да шундый ялган корбаны булган. Аның 50 мең сумга якын акчасы минутлар эчендә юкка чык кан. Ә менә 55 яшьлек яшел үзәнленең җинаятьчеләр электрон поч тасын «ватып» кереп, 55 мең сумына ия булган. Шулай итеп, җинаять юлына басучылар кешеләрнең акчасын үз кесәләренә шудыртуның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба, иң гаҗәбе, ышандыра белә.

23 яшьлек хатын-кызга да берәү банкның исемен атап, аның хезмәткәре буларак шалтыраткан. Ул аның картасына «бәйләнгән» абонент номерын алмаштыруга шикле заявка барлыгын хәбәр иткән. Өстәвенә, картасында эшне катлауландырган антивирусларның күплеге турында да әйтелгән. Онлайн-банк кушымтасына кергәч, аңа парольне атарга кушканнар. Шулардан соң 11500 сум акча җинаятьчеләр кулына күчкән. Гомумән, шикле шалтыратуларга ышанырга ярамый. Акчасыз калуыгыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев