Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Акчаны табуга караганда югалту җиңел

Соңгы вакытта кешеләрне социаль челтәрләр аша эш бирү тәкъдиме белән бик еш алдый башладылар. Гадәттә, яңа эш тәкъдиме белән бергә, төрле сәбәпләр табып, башта акча түләттерәләр. Моның буенча кәкре каенга терәлеп калучылар аз түгел. Акчалы булам дип, киресенчә, үзең бөлгенлеккә төшәсең.

Яшел Үзәндә яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз социаль челтәрләр аша кулай эш эзләп аптыраган. Шулай да, берсендә зур акча эшләп табу тәкъдименә ышанган. Билгесез зат белдергән бөтен шартларны да үтәгән. Әмма, 300 мең сумга якын акчасыннан колак каккан. Хәзер аның ни акчасы юк, ни эше.

Лотерея отышлары буенча алдаулар хәзер артка калып барса да, һаман алданучылар табылып тора. Васильевода яшәүче 59 яшьлек хатын-кыз менә шулай оттым дигәндә генә, билгесез зат аның үзен 13500 сумга алдаган.

Аферистлар банк картасыннан санкцияләнмәгән акча алуны юкка чыгару яисә туктату турында әйтеп, кемнәргә генә шалтыратмыйлар да, кемнәрне генә төп башына утыртмыйлар. Акча эшләүнең бик җиңел ысулы бу. Кешеләрнең шәхси мәгълүматларын алыр өчен телефонның икенче башыннан «банк хезмәткәре» дигән тылсымлы сүзләр әйтү дә җитә. Бу юлы 44 яшьлек ир-атның картасыннан 120 мең сумын шундый юл белән урлаганнар.

39 яшьлек яшел үзәнле интернет аша 3225 сумга балалар арбасына заказ биргән, акчасын да түләгән. Әмма, акча билгесез юнәлештә юкка чыккан. Арба турында сөйләп торасы да юк.

Без бик ышанычсыз заманда яшибез. Акча түләүләргә бәйле һәр эшне уйлап һәм тикшереп башкарырга кирәк. Алай да әле аның таманга туры килүе бар. Әйтик, банкка үзең шалтыратып карарга, алам-сатам сайтларындагы бөтен бәяләмә һәм рейтингы белән танышырга, лотерея отышына ышанмаска кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев