6 – 12 июльдә янгын сүндерүчеләр 18 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 5се ялган булган. 6 янгын очрагы теркәлгән.
Гоголь урамындагы авария хәлендәге 16нчы йортта төзелеш чүп-чарына ут капкан. Янгын сүндерүчеләр чакыртылган.
Октябрьскийның Лесная урамында мунчада янгын мичтән чыккан. Нәтиҗәдә 33 квадрат метрга зыян килгән.
Яшел Үзәннең Кызыл Тыкрык урамындагы авария хәлендәге йортта ут төртүдән янгын чыгып, 100 квад рат метрга зыян салынган.
Васильевоның «Кожевник» бакчачылык җәмгыя тендәге бер участокта мунчага мичтән ут капкан. Корылманың эчке өлеше янган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев