Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

377 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Шуларның 28ендә матди зыян китерелгән. Ике очракта зыян күрүчеләр булган

11 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 20 автомобильче штрафын түләмәгән.

Гайдар урамында «Лада Гранта» йөртүчесе 48 яшьлек ир автомобиль йөртүгә хокукы булмаган килеш кагыйдә бозган һәм каршы юнәлештән килгән «Ниссан Кашкай» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә «Лада Гранта» йөртүченең кабыргалары сынган, ә пассажиры – 44 яшьлек ирнең баш мие селкенгән, умыртка сөягенә зыян килгән. «Ниссан» йөртүче 32 яшьлек хатын-кызның аяклары имгәнгән, ә пассажирлары – 3 һәм 6 яшьлек кызларның бәрелгән урыннары булган. Аларга бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтелеп, өйләренә кайтарылып җибәрелгән.
Норлат-Акъегет-Бакырчы юлында «Шевроле-Авео» автомашинасын йөртүче 37 яшьлек хатын-кыз тизлекне арттырып, машинасы белән юл кырыена төшеп капланган. Нәтиҗәдә пассажирлары – 3 һәм 9 яшьлек малайларның бәрелгән урыннары булган. Аларга бер тапкыр ярдәм күрсәтелеп, өйләренә кайтарып җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев