Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

36 яшьлек хатын-кыз мошенниклардан 1 миллион сумнан артык акчасын алдырган

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә 36 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның 1600000 сум акчасы мошенниклар кесәсенә күчкән.

Соңгы вакытларда җинаятьчеләр үзләренең потенциаль корбаннарына “банк” хезмәткәре роленә кереп шалтыраталар да, беркатлы клиентларны “чишендерәләр”. Ышанучан кешеләр шалтыратучының шәхесен ачыклап тормыйча гына үз мәгълүматларын бирә. Нигездә, акчаларын югалтучылар үзләре гаепле була. Бу юлы да мөрәҗәгать итүчегә аның банк картасыннан санкцияләнмәгән акча алынуны туктату турында “кисәткәннәр”. Нәтиҗәдә, аның К. исеменә ачылган исәп-хисапка күчерелгән 1600000 сумы юкка чыккан. Яшел Үзән хокук сакчылары хәзер җинаятьчеләрне эзләү белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев