327 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Шуларның 26сында матди зыян китерелгән
Бер очракта кеше зыян күргән. 11 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 17 автомобильче штрафын түләмәгән булган.
Яшел Үзәннең Комсомольская урамында «Ауди» автомашинасын йөртүче 30 яшьлек ир, юл йөрү кагыйдәсен бозып, 11 яшьлек кызны бәрдергән. Зыян күрүчене бер тапкыр медицина ярдәме күрсәткәннән соң, өенә кайтарып җибәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев