264 юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Шуларның 20сендә матди зыян китерелгән
Зыян күрүчеләр һәм 2 һәлак булучы теркәлгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 7 автомобильченең штрафы түләнмәгән.
Яшел Үзән – Волжск шәһәрләренең әйләнеш юлында «Лексус» автомобилен йөртүче 35 яшьлек ир руль артында йоклап китеп, машинасын каршы юнәлешкә чыгарган һәм каршыдан килгән «Лада Приора» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада»ның пассажиры – 47 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән реанимациядә үлгән. Үлүче алгы утыргычта утырган һәм каеш белән эләктерелгән булган. «Лексус» пассажиры – 35 яшьлек хатын-кызга амбулатор дәвалану билгеләнгән.
Бот сөяге сынган «Лада» йөртүчене дәваханәгә алып киткәннәр.
Карамалы Тау – Албаба юлында билгесез автомобиль йөртүче юл йөрү кагыйдәсен бозып, җәяүлене бәрдергән һәм бу урыннан качып киткән. 25 яшьлек егет алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев