209 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. 22сендә матди зыян китерелгән. 2 очракта кешеләр имгәнгән
11 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 5 автомобильче штрафын түләмәгән булган.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында 28 яшьлек машина йөртүче кагыйдә бозып, «Лада Калина» автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада Калина» йөртүченең умыртка сөяге сынган. Аны Яшел Үзән дәваханәсенә китергәннәр.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлындагы Тура технополисы янында «Шевроле Ланос» автомобилен йөртүче 37 яшьлек ир 31 яшьлек җәяүле хатын-кызны бәрдергән. Бәрелгән урыннары булган зыян күрүчене дәваханәгә алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев