Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

18 декабрьдә Яшел Үзәндә төнлә янгында ике кеше һәлак булды

Татарстан урамы буенча 20нче номерлы йортта төнге сәгать икеләр тирәсендә янгын чыкты.

Беренче подъездда яшәүчеләр төтен исен сизеп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Барлык фатирларның ишекләренә шак юлы белән янгын сүндерүчеләр 4 каттагы фатирларның берсендә янгын учагын ачыклый. Ишекне ачкач, эчтән кара төтен бәреп чыга. Янгын сүндерүчеләр залда һәлак булган кешеләрнең - 91 яшьлек фатир хуҗабикәсе һәм аның 65 яшьлек туганнан туган энесенең мәетләрен таба. Уттан карават, җиһазлар, әйберләр зыян күргән, бөтен фатирда дивар һәм түшәм корымланган.

ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең башлангыч мәгълүматлары буенча, шулай ук һәлакәт урынын тикшерүдән чыгып, янгынның сәбәбе – һәлак булган ирнең сүндерелмәгән тәмәке төпчеге дип фаразлана.

Безнең районда янгыннарда 11 кеше үлгән инде. Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искә төшерә. Бигрәк тә алда торган бәйрәм һәм ял көннәрендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сак булырга, спиртлы эчемлекләр кулланмаска, контрольне югалтмаска, кечкенә балалар һәм өлкән яшьтәге туганнар артыннан күзәтергә өнди. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев