Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

18 - 24 октябрьдә янгын сүндерүчеләр 9 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 3есе ялган булган, 4 янгын очрагы теркәлгән.

Кызыл Яр авылында Сумка елгасы яр буенда 59 квад рат метр мәйданда камыш янган.
Технополис урамындагы Индустриаль паркта
«Газель» автомобиленең кузовына ут капкан. Янгын ут белән саксызлык нәтиҗәсендә чыккан.
Ореховка авылындагы бер йортта электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә үтәмәүдән янгын чыгып, йортның һәм хуҗалык сараеның түбәсенә зыян килгән. Янгынның гомуми мәйданы 90 кв.м тәшкил итә. Хуҗабикә өйдән көчкә генә чыгып котылган.
Октябрьскийның Тукай урымндагы йорт мунчасында янгын мичне артык кызу ягудан чыккан. Мунча янып беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев