18-24 гыйнварда янгын сүндерүчеләр 17 чакыру кабул итеп алган
Шуларның 3се ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән.
Королев урамындагы күпфатирлы йортка терәтеп эшләнгән гаражда, электр җиһазларын дөрес урнаш тырмау һәм кулланмау нәтиҗәсендә, янгын чыккан. 4 м² мәйданда кулланыштагы әйберләр янган.
Шәһәрнең, шул ук Королев урамындагы йортта бер бүлмәле фатирның зал бүлмәсе янган. Ут, биредә вакытлыча яшәүче исерек хуҗасының тәмәке тартканда саксызлыгы аркасында чыккан, дип фаразлана.
Октябрьский бистәсендә эксплуатациядә булмаган бинадагы бүлмәдә дә янгын, үзенә шунда ышык ланыр урын тапкан, торагы булмаган затның тәмәкесеннән чыккан.
Осиново һәм Әйшә бистәләрендә мунча янган. Ике очракта да утның сәбәбе – мичләрне кагыйдә буенча урнаштырмау һәм дөрес кулланмау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев